Лениногорск нефть техникумында Абилимпикс төбәк чемпионаты узды

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Лениногорск нефть техникумында 2022 елның 18 апреленнән 20 апреленә кадәр  Абилимпикс төбәк чемпионаты узды.

Чара 2020 елда «Яшь профессионаллар» (һөнәри белемнең конкурентлылык сәләтен арттыру) "Мәгариф" илкүләм проектының  "Яшь профессионаллар" федераль проекты нигезендә уздырылган остаханәләрдә узды. Анда Татарстанның  – Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Лениногорск шәһәрләреннән студентлар катнашты. Барлыгы 20 кеше катнашты. Алар өчкомпетенция буенча өч мәйданчыкта ярыштылар.

Призерлар:

"Мәгълүмат базалары белән идарә итү" компетенциясе буенча-1 урын Терентьев Глеб, 2 урын-Идрисов Тимур, 3 урын – Мөбәрәкшина Наилә.

"ОЦИ мастеры " компетенциясе буенча-1 урын Фәттахов Тимур, 2 урын-Решетников Константин, 3 урын – Корбангалиев Салават.

«Веб-дизайн» компетенциясе буенча - 1 урын Ганиев Даниил, 2 урын – Шуркин Александр, 3 урын – Шиһабетдинов Гадел.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International