Лениногорск нефть техникумы педагоглары республика конкурсында катнашты

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

«Лениногорск нефть техникумы» ДАҺБУдә Татарстан Республикасы нефть-газ комплексы өчен кадрлар әзерләү буенча фәнни-мәгариф кластерының Координацион советының эш планы нигезендә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен «Погружение в профессию» һөнәри пробалар республика конкурсы үткәрелде. Конкурста республика педагогларының 13 конкурс эше катнашты.

Техникум укытучылары -конкурста җиңүчеләр һәм призерлар арасында.

1 урын-Гурьянов Алексей Анатольевич һәм Падюкова Алеся Валерьевна («Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер" профпробасы)

2 урын Карпенцева Наталья Александровна һәм Вологодская Ирина Анатольевна («Механика – киләчәк һөнәре» профпробасы), Чигина Эльмира Анатольевна (Геодезия буенча)

Призерлар арасында Әлмәт политехника техникумы, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте укытучылары да бар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International