Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, депутатлар, муниципаль хезмәт ветераннары!
Җирле үзидарә көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Ел саен 21 апрельдә, 2013 елдан башлап, Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне гамәлгә кую дәүләтнең җирле хакимият вәкилләре башкара торган зур күләмле һәм җаваплы эшкә игътибары турында сөйли.
Җирле үзидарә - ул һәркемгә кагыла торган өлкә. Нәкъ менә җирле хакимияткә, халык ышанычлыларына кешеләр үзләренең проблемалары, һәм сораулары белән мөрәҗәгать итә. Шуңа күрә муниципаль хезмәткәр эше киң белем, зур җаваплылык, даими үз-үзеңне контрольдә тоту һәм түземлек таләп итә.
Мин сезгә һөнәри осталыгыгыз һәм безнең муниципаль районны тормыш өчен уңайлы итү өчен чын күңелдән тырышуыгыз өчен рәхмәтлемен! Без барыбыз бергә иң кыю проектларны тормышка ашырырбыз һәм иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алырбыз, дип ышанам!
Аерым рәхмәт сүзләрен төрле елларда районның җирле үзидарәсен үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарга җиткерәсе килә. Сезнең нәтиҗәле эшегез, тәҗрибәгез, инициативагыз, җаваплы карарлар кабул итә белүегез нәтиҗәсендә безнең җирле үзидарә органнары үсә, сезнең традицияләр дәвам итә. Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез һәм чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре, депутатлар, иҗтимагый активистлар, кадерле ветераннар!
Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык һәм татулык, җирле үзидарәне ныгытуда яңа уңышлар телим.