Сулыкта балык үлү факты турында

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Камышлы поселогы янындагы сулыкта балык үлү факты белән бәйле рәвештә хәбәр итәбез:  әлеге сулыкка рәсми рәвештә балык җибәрелмәгән, физик һәм юридик затлардан балык җибәрү  турында рәсми мөрәҗәгать булмаган.

Белгечләрнең беренче мәгълүматы буенча, һәвәскәр балыкчылар сулыкка балык җибәргән, кышын  су өслеге тулысынча туңып, кислород җитмәү сәбәпле, балык үлгән булырга мөмкин.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре балыкларның күпләп үлүе турындагы хәбәр буенча урынга чыкты. Буаны тикшерү барышында бу факт расланды, буаның уң яры буенда экологлар балыкларның күпләп үлүен теркәде. Урында зарарлы матдәләрнең күпмегә артып китүен ачыклау өчен су пробалары алынды. Су анализының нәтиҗәләре әлегә әзер түгел. Мәгълүмат булу белән, без сезгә бу хакта хәбәр итәрбез. 

Ике көн буена "Благстройдорхоз" АҖ көче белән балык калдыкларын чистарту буенча эшләр башкарылды. Боз массалары эрегәннән соң, эшләр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International