«Просвет» республика проекты кысаларында педагогик колледң базасында "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик – педагогик ярдәм үзәге» МБУ педагог - психологы Седова Ирина Михайловна тренинг дәресләре сериясен үткәрде.
Әлеге тренингларның максаты: гармонияле мөнәсәбәтләрне үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, ВИЧ /СПИД ка каршы профилактика чаралары турында аңлату.
Тренинглар үткәрү вакытында психолог Ирина Михайловна пубертат чорында барган физиологик үзгәрешләр һәм аларның ничек тәэсир итүе турында сөйләде.
Чара барышында катнашучылар кызыксынып биремнәр үтәделәр, үз белемнәрен һәм материал белән кызыксынуларын күрсәттеләр.