Лениногорск китапханәләре волонтерлар белән берлектә акциягә кушылды

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре волонтерлар белән берлектә Бөтенроссия тарихи һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне акциясенә кушылдылар. Акция өмәләр форматында тематик чаралар үткәрү юлы белән тарихи һәм мәдәни мираска сак карашны популярлаштыруга юнәлтелгән.

Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре патриотик сәгатьләр, хәтер сәгатьләре, «Буыннар хәтере» һәм башка дәресләр үткәрделәр.

Мичурин авыл китапханәсе очрашу уздарды.  Әлеге очрашу Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәле янында өмә белән тәмамланды.

Куакбаш, Урмышлы, Яңа Чыршылы, Зәй-Каратай, Керкәле, Мордва - Кармалка авыл китапханәләре һәм системаның башка дистәләгән авыл китапханәләре, волонтерлар белән берлектә, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча экологик өмәләр үткәрделәр.

Акциядә катнашучылар чүп-чар һәм коры яфракларны җыештырдылар, һәйкәл янын себерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International