Артем Власов грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында көмеш призер булды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

15-17 апрельдә Воткинск шәһәрендә  яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүче Артем Власов  41кг. га кадәр авырлык категориясендә ярышларның көмеш призеры булды.

Артемны һәм аның тренеры Лущиков Руслан Сергеевичны котлыйбыз һәм киләчәктә спорт җиңүләр телибез!

17 апрель көнне Бөгелмә шәһәрендә 2010-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча «Факел «урта мәктәбе» МБУнең ачык беренчелеге булып узды.

Ярышларда Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Лениногорск, ташлы һәм Туймазы районнарыннан 120дән артык көрәшче катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче номерлы комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре түбәндәге урыннарны яуладылар:

1 урын-Хәбибуллин Ринат (33 кг. га кадәр), Пикалев Александр (62 кг. га кадәр), Лобанов Николай (75кг. га кадәр).

2 урын-Новосаденко Максим (39кг. га кадәр), Ганеев Раил (41кг. га кадәр).

3 урын-Носов Александр (33кг. га кадәр), Антонов Павел (36кг. га кадәр), Габриелян Генри (39кг. га кадәр), Гамза Егор (75кг. га кадәр).

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International