3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр республика турнирында бронза призерлар булдылар

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

9 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә  2010-2012, 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында спорт көрәше (грек-рим көрәше) буенча ачык республика турниры булып узды. Ярышларда Татарстан, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан һәм Түбән Новгород өлкәләреннән 250 көрәшче катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре үз авырлык категорияләрендә бронза призерлары булдылар: Бердников Кирилл (62 кг. га кадәр), Иванов Кирилл (62 кг. га кадәр), Сәлахов Илназ (75кг.га кадәр). 5 нче урынны Шәмәрдәнов Азамат яулады.

Егетләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International