Лениногорскида «Гаилә архивын тапшыр»конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

13 апрельдә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының архив бүлегендә «Гаилә архивын тапшыр» конкурсына йомгак ясалды.

Конкурска Фәтхуллиннар, Н.И.Сәйдәшев, М.М. Нәфыйков, В. Х. Гадыев, Х. А. Зиннәтуллиннарның гаилә архивлары, хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек этапларын чагылдыручы фотографияләр, видеоматериаллар, катнашучыларның шәхси документлары тәкъдим ителде.

Комиссия әгъзалары эшләрнең конкурс максатларына һәм бурычларына туры килүен, документларның тулылыгын һәм мәгълүматлылыгын, тәкъдим ителгән документларның төрлелеген бәяләделәр һәм республика конкурсында катнашу өчен гаилә архивын билгеләделәр.

Конкурсның максаты: яшь буында гаилә тарихы призмасы аша ил һәм туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, буыннар арасында гаилә кыйммәтләрен һәм элемтәләрне ныгытуда ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International