Лениногорск районы язгы ташу чорына әзер

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Белгечләр фаразлавынча, язгы ташу март ахырында башланган һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Алдан фаразлаулар буенча, су басу зоналарына Лениногорск районының 15 торак пункты эләгә.

Гидрологик хәлне контрольдә тотуны тәэмин итү өчен 21 марттан Лениногорск районы территориясендә 6 күзәтү посты эшли.

Районның 5 торак пунктында (Сугышлы, Керкәле, Туктар -Урдаласы, Сарабиккол, Яңа Иштирәк)  хәбәр итү системалары урнаштырылды. Шулай ук язгы ташу чорында коткару һәм авария-торгызу эшләрен башкару өчен Лениногорск районында инерт материаллары резервлары: вак таш, ком-гравий катнашмасы, ком, пиломатериаллар, металл торбалар булдырылган.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге язгы ташу вакытында куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә:

су басу куркынычы булганда:

- тынычлык саклагыз, күршеләрегезне кисәтегез, инвалидларга, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итегез;

- документлар, кием-салым, иң кирәкле әйберләр, азык-төлек запасын, медикаментларны берничә көнгә җитәрлек итеп әзерләгез. Документларны су үткәрми торган пакетта саклагыз;

- электрүткәргечләрне розеткадарн алыгыз, газны сүндерегез, тәрәзәләрне һәм ишекләрне тыгыз итеп ябыгыз;

- кыйммәтле милекне чердак һәм түбәләргә күчерегез;

- хуҗалыкта булган малларны калку урынга куыгыз;

- мөмкинлек булса, язгы ташу вакытында туганнарга, дусларга, танышларга күчәргә кирәк.

Теләсә нинди хәлдә үзегезне саклагыз тынычлык булыгыз!

Барлык хәлләр турында вакыт, төгәл урнашу урыны һәм һәлакәтнең характерын күрсәтеп 01, 112 телефоннары аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International