Торак пунктларда һәм башка махсус билгеләнештәге җирләрдә коры үлән яндыру көн җилсез булганда үткәрелергә мөмкин:
- коры үлән яндыру якындагы объекттан кимендә 50 метр ераклыкта башкарылырга тиеш;
-коры үлән яндыру участогы тирәсендәге территория 30 метр радиуста коры-сары агачлардан, ауган агачлардан,башка ягулык материалларыннан чистартылырга һәм 1,5 метр киңлектә янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән бүленгән булырга тиеш;
- коры үлән яндыруда катнашучы затлар даими рәвештә яндыру эшләре алып барыла торган урында торалар һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителәләр.
Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгын куркынычы чоры башланганчы 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырыла (яңартыла).
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, запас җирләрдә һәм торак пункт җирләрендә коры үлән үсентесе яндыру тыела.