Бүген Лениногорск шәһәре мэриясенең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Тимаков рәислегендә Лениногорск районы территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә структур бүлекчәләр, банклар, коммерцияле булмаган оешмалар, нефть сәнәгате предприятиеләре, сәнәгать предприятиеләре, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, транспорт предприятиеләре, төзелеш оешмалары һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм мәдәният учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре катнашты.
Гомумшәһәр экологик икеайлыгын үткәрү мәсьәләсе буенча Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков чыгыш ясады.
16 һәм 23 апрель көннәрендә гомумрайон өмәсе үткәреләчәк, бердәм санитар көн итеп сишәмбе билгеләнде. 25-27 апрельдә, традиция буенча, шәһәр урамнарының юл өслеген юдыру планлаштырыла.
Кайбер предприятиеләр һәм оешмалар, икеайлык башланганын көтеп тормыйча, үзләренә беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерә башладылар инде.Әлеге эш икеайлык тәмамланганчы дәвам итәчәк.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Марс Хәсәнов чыгыш ясады.
Ул катнашучыларны 65нче юбилей җиңел атлетика эстафетасын үткәрү программасы белән таныштырды.