Халыкара балалар китабы көне кысаларында безнең шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан оештырылган "Китаплар – Донбасска" ДНР һәм ЛНР балалары өчен әдәбият җыю буенча Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар.
Әлеге акциянең максаты-Донбасс балаларына гадәти рус телле мохиттә уку, үсү мөмкинлеген кире кайтару. Акцияне үткәрү идеясе ЛДНР Хөкүмәте вәкилләре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасында очрашу нәтиҗәләре буенча барлыкка килде.
13 территориаль иҗтимагый үзидарәсе дә үз микрорайоннарында акцияләр үткәрде һәм йөзгә якын балалар китабы: нәниләр өчен китап - уенчыклар, сәнгать һәм белем бирү, балалар өчен классик әдәбият китапларын җыйды. Барлык җыелган китаплар "Бердәм Россия" башкарма комитетына биреләчәк һәм тиешле урынга җиткереләчәк.
Барлык катнашкан лениногорскилыларга һәм ТОС активларына акцияне хуплаулары һәм Донбасс балаларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез!