«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучысы Урмышлы авылында яшәүче сугыш ветераны Якупов Мингата Габедин улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мингата Якупов сугыш һәм сугыштан соң 7 ел хезмәт иткән. Гомере буе колхозда ветеринария табибы булып эшли. Аның сигез баласы, 15 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар. Мингать Габетдин улы үзенең олы яшьтә булуына карамастан, тормышка куанып яши һәм оптимизмны саклый.
Юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф һәм гаилә иминлеге телибез.