6 апрельдә Лениногорск Мәдәният сараенда, Мәшгульлек үзәге Лениногорск Мәгариф идарәсе белән берлектә 9, 11 нче сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе үткәрде. Бу һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бару максатыннан үткәрелде.
Һөнәри юнәлеш бирү эшенең төп максаты - шәхси мәнфәгатьләрне дә, хәзерге җәмгыять ихтыяҗларын да канәгатьләндерерлек һөнәрне дөрес итеп сайлап алу.
Ярминкәдә 5 уку йорты катнашты: Лениногорск политехник колледжы, Лениногорск нефть техникумы, Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогия колледжы, Бөгелмә медицина училищесы, КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы.
Уку йортының һәр вәкиле факультетлар, белгечлекләр, керү һәм кабул итү шартлары, уку өстенлекләре һәм студентлар тормышы, сәләт һәм талантларны үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Укучылар игътибарын эчтәлекле күрсәтмә баннерлар һәм стендлар, буклетлар һәм керү шартлары язылган белешмәлекләр җәлеп итте. Шулай ук уку йортларының программалары һәм белгечлекләре белән танышу өчен видеороликлар кулланылды.
Уку урыннары ярминкәсе булачак һөнәрне сайлаганда мәктәп һәм белем бирү учреждениеләре белән үзара бәйләнешнең кирәкле формасы ул.
Уку урыннары ярминкәсендә Лениногорск муниципаль районының 850 укучысы катнашты.