Лениногорскида пенсионер ханым мошенникларга 300 мең сумнан артык акча биргән

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә  80 яшьлек ирдән гариза килгән. Өлкән яшьтәге ир хатынының мошенникларга 300 мең сумнан артык акча бирүен хәбәр итә.

Стационар телефонга шалтырату була. Трубканы мөрәҗәгать итүченең хатыны ала һәм оныгының дулкынланган тавышын ишетә, оныгы авариядә гаепле булуын хәбәр итә. Шуннан соң трубканы аңа билгесез ир ала, үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Әңгәмәдәше оныгының кеше бәрдерүен һәм мәсьәләне хәл итү өчен акча кирәк булачагын аңлата.

 86 яшьлек ханым җыйган  300 мең сумнан артык акчасын курьерга тапшырган. Соңрак оныгы белән барысы да тәртиптә булуы ачыклана. Ирле-хатынлы полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре тарафыннан курьерның шәхесе билгеләнгән. Тикшерү эшләре бара.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр өлкән яшьтәге гражданнарны уяу булырга һәм мондый шалтыратуларга ышанмаска чакыра. Әгәр туганнарыгыз яки танышларыгыз телефон аша акчалата ярдәм сорасалар, мондый үтенеч белән СМС-хәбәрләр җибәрсә, һичшиксез, баштан аларга  шалтыратыгыз.

Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International