Лениногорск районында экологик икеайлык башланды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

2022 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту һәм аларны экологик һәм санитар-эпидемиологик иминлек таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү буенча санитар-экологик икеайлык башланды.

Лениногорск районы Башлыгы тарафыннан  Лениногорск районы территориясен санитар чистарту икеайлыгын үткәрү турында күрсәтмә расланды. Аның нигезендә, 16 һәм 23 апрель көннәрендә гомумрайон өмәсе үткәреләчәк, бердәм санитар көн итеп – сишәмбе билгеләнде, шулай ук икеайлыкны үткәрү эшләрен координацияләү өчен оператив штаб расланды.

Шәһәребез территориясен санитар чистарту, урамнарның машиналар йөрү өлешен юдыру, район чишмәләрен, елгаларны  төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләләрен хәл итү өчен эш төрләре билгеләнгән, территорияләргә оешмалар һәм предприятиеләрне беркетелгән.

25-27 апрельдә, традиция буенча,  шәһәр урамнарының юл өслеген юдыртырту планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International