2022 елда «Татэнергосбыт " АҖ Татарстан Республикасында интеллектуаль исәпкә алу системасын кертү эшен дәвам итә.
Өстәмә рәвештә 2022 елдан башлап, исәпләү приборларын урнаштыру белән беррәттән, күпфатирлы йортларда исәпләү приборларын тикшерү буенча эшләр башкарылачак. Тикшерү 2000 елдан соң чыгарылган электрон исәпләү приборларына карата үткәреләчәк.
Тикшерү процедурасын махсуслаштырылган оешма персоналы үткәрәчәк, исәпкә алу приборларын тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат үлчәүләр бердәмлеген тәэмин итү буенча федераль мәгълүмат фондына тапшырылачак.
Игътибар итегез, исәпләү приборларын урнаштыру/алмаштыру һәм тикшерү эшләре «Татэнергосбыт» АҖ тарафыннан түләү алмыйча гына башкарыла.
Консультацияне халыкка хезмәт күрсәтү офислары (ТКХ өчен квитанцияләр буенча) яки 8-800-200-25-26 контакт үзәгендә алырга мөмкин.