5 апрельдә, Балачак унъеллыгы кысаларында, Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова, опека һәм попечительлек секторының әйдәп баручы белгече Ләйлә Хәмәдиева белән берлектә, социаль хезмәт алучылар өчен «Сезнең балагызның иминлеге»дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Чараның максаты: ата-аналарның балаларның тормыш иминлеге мәсьәләләрендә белемнәрен арттыру, шулай ук үз баласының иминлеге өчен җаваплылык хисе тудыру.
Белгечләр өйдә баланың тормышы, үсеше, ялы һәм уку биремнәрен үтәү өчен кирәкле шартлар булдыру кирәклеген ассызыкладылар.
Соңыннан катнашучылар буклет рәвешендә таратылган мәгълүмати материал алдылар, шулай ук аларны балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәлә фактлары өчен җаваплылык турында кисәттеләр.