2012 елның 1 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында спорт көрәше (грек-рим көрәше) буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык беренчелеге булып узды. Ярышларда Татарстан, Марий Эл, Удмуртия һәм Киров өлкәсеннән 220 көрәшче катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче номерлы комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: 1 нче урынны Лобанов Николай, 2 нче урынны Пикалев Александр, 5 нче урынны Пикалев Илья һәм Антонов Павел алды.
2012 елның 29 мартыннан 3 апреленә кадәр Казан шәһәрендә 2008-2009 елларда туган яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
Бокс бүлегенең 3нче комплекслы спорт мәктәбе укучысы Спиридонов Дмитрий 37 кг авырлык категориясендә җиңүче булды.
Егетләрне чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.