4 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Фәридә Идрисова «Хатирәләр юлыннан»технологиясен тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес үткәрде. Технологиянең максаты-өлкән кешеләрнең уңай хатирәләрен яңарту, шулай ук аларга үз тормыш юлларын бәяләргә һәм кабул итәргә ярдәм итү.
Дәреснең темасы «Гаилә-тормышта төп кыйммәт» иде. Дәрес барышында өлкәннәр үзләренең гаиләләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар, балалары, оныклары турында сөйләделәр. Фотоларны һәм тормыш хатирәләрен искә төшерү яхшы микроклимат тудырды, хис-кичерешләре белән уртаклашу мөмкинлеген бирде.