Электрон машина укый алырлык ышанычнамә һәм аның өстенлекләре

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

2021 елның августында Россия Федераль салым хезмәтенең  ЕД-7-26/445 номерлы боерыгы үз көченә керде.

Ул Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында кабул ителде, аның нигезендә  салым түләүченең вәкаләтле вәкиле ышаныч кәгазе нигезендә, электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә үз вәкаләтләрен башкара ала.

МЧДның үзенчәлеге һәм өстенлекләре шунда ки, ул бер, берничә, шулай ук Россия Федерациясенең барлык салым органнарына карата рәсмиләштерелә ала. Моның өчен электрон ышанычнамәгә ике кыр кертелгән:

- «Электрон формада төзелгән ышаныч кәгазе тапшырыла торган салым органы коды»;

- «Аңа карата ышаныч кәгазе гамәлдә булган салым органы коды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International