Яз көне коры үләнне яндыру куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа территорияләрне чүп-чардан чистартканда янгын күзәтчелеге бүлеге киңәшләрен төгәл үтәгез.
-Кыры үләнне урман, агач тирәләрендә яндырмагыз
-Чүп-чарны контрольсез яндырмагыз һәм учакларның зураеп китүенә юл куймагыз
-Учакны яндырып калдырмагыз
-Балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез
-Ут бер корылмадан икенчесенә күчмәсен өчен, хуҗалык ишегаллары, гараж кооперативлары территорияләрен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз
-Шырпы һәм тәмәке тартмагыз
-Урман янгынын ачыклаганда аны сүндерү чараларын күрегез. Кайчагында су сибү дә җитә
Янгынны үз көчегез белән сүндереп булмаса, куркынычсыз урынга чыгыгыз һәм шунда ук урман хуҗалыгы, янгын сагы хезмәткәрләренә хәбәр итегез (01,101,12 телефоннары), җирле хакимият хезмәткәрләренә янгын учагы турында хәбәр итегез һәм анда ничек барып җитәргә кирәклеген аңлатыгыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында искә төшерә. Ул Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 20.4 статьясында беркетелгән һәм гражданнар, вазыйфаи һәм юридик затлар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар шактый зур. Әйтик, гражданин өчен штраф – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи зат өчен-6 меңнән 15 меңгә кадәр тәшкил итә.
Юридик затлар өчен штрафларның күләме шактый зур: янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен оешма 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, ә махсус янгынга каршы режим шартларында штраф күләме коры үлән яндырганда милекне юк иткән очракта, 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин.
Ашыгыч хезмәтләрнең телефоннарын онытмагыз: 01, 101 яки 112!