Тимер юл куркыныч үзәге булып тора

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Кешеләр еш кына үз ваемсызлыгы һәм игътибарсызлыгының корбаны булалар. Бүгенге көндә балалар травматизмы аеруча борчу тудыра.

Еш кына ата-аналарның ваемсызлыгы балаларының травма алуына китерергә мөмккин. Әйтик, Самара станциясе янында әтисе тимер юл аша чыкканда якынлашып килүче тепловозга игътибар итми, нәтиҗәдә - балигъ булмаган кыз зыян күрә.

Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге балалар травматизмы белән килеп чыккан хәл турында борчыла. Структур бүлекчәләр тарафыннан балалар белән бәхетсезлек очракларын киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар эшләнгән, аларның үтәлеше аерым контрольдә тотыла.

Узган елның көзеннән юлда хезмәтне саклау вагонында халык белән, бигрәк тә яшүсмерләр белән бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрү өчен заманча техник чаралар кулланып дәресләр үткәрелә. Лекцияләр һәм әңгәмәләр Зәй, Круглое Поле, Яр Чаллы, Якты Күл, Әлмәт, Тихоново станцияләрендә узды. Аларның файдасы булыр дип ышанасы килә.

Хөрмәтле өлкәннәр! Балаларыгызның тимер юл тирәсендә уйнап йөрүенә юл куймагыз!

Тимер юл транспорты объектларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозган балалар яныннан, аларны кисәтмичә узмагыз. Сез зур бәхетсезлекне булдырмый калырга мөмкинсез.

 

Тимер юл транспортында гражданнарның куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тыела:

тимер юл буйлап йөрү;

якынлашып килүче транспорт алдыннан юлны аркылы чыгу;

ябык шлагбаум вакытында тимер юл кичүләре аркылы чыгу;

поезд йөреп барганда утырту һәм төшерү;

түбәләрдә, подножкаларда, вагоннарның күчмә мәйданчыкларында йөрү;

тимер юлларга платформадан сикерерү.

Тимерьюлчылар производствода травма алу очракларын киметү өчен күп көч куя, әмма кайбер гражданнарны бәхетсезлек очракларыннан кисәтү плакатлары белән генә яклау мөмкин түгел! Аларга бу турыда үзләренә аңларга һәм кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International