Бүген Әлмәттә ДОСААФ автомәктәбе базасында хәрби-гамәли биш төрле ярыш буенча төбәк ярышлары узды.
Ярышларда Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләреннән егетләр һәм кызлар катнашты. Балалар граната ыргыту, тартылу, пневматик винтовкадан ату, дротиклар ыргыту, автомат җыю-сүтү буенча көч сынаштылар.
Лениногорск данын 4 команда яклады: 2 нче мәктәп, ДОСААФ, Беркут-1, Беркут-2 командалары.
1 урынга -Беркут - 2 (Лениногорск) командасы лаек булды, 2 урында - ДОСААФ ( Түбән Кама), 3 урында-6 нчы мәктәп (Зәй).