РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен УСН түләү срокларын үзгәртү турында карарга кул куйды.
Документ нигезендә ул алты айга озайтыла:
УСН буенча салым түләү срогы-2021 ел;
УСН буенча аванс түләвен түләү срогы-2022 елның беренче кварталы.
Шул ук вакытта яңа срокларда салым яки аванс түләвенең бөтен суммасын түгел, ә тиешле салымнарны (аванс түләүләрен) түләү срогы күчергәннән соң киләсе айдан башлап алтынчы өлешен түләргә кирәк. Алга таба салым түләүчеләр ай саен салым яки аванс түләвен тулысынча түләгәнчегә кадәр сумманың алтынчы өлеше буенча түлиләр.
Шулай итеп, УСН кулланып түләнә торган салымны түләү вакыты 2021 ел өчен күчерелә:
оешмалар өчен 2022 елның 31 мартыннан 31 октябренә кадәр;
Шәхси эшмәкәрләр өчен 2022 елның 30 апреленнән 30 ноябренә кадәр.
Шулай ук УСН буенча аванс түләвен түләү срогы 2022 елның беренче кварталы өчен оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 2022 елның 25 апреленнән 30 ноябренә күчерелә.
Түләү срокларын озайту икътисадый эшчәнлекнең аерым төрләрен гамәлгә ашыручы оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә кагыла. Тулы исемлек карарның кушымтасында китерелгән.
Әлеге мәгълүмат салым органнары системасы буенча Россия Федераль салым хезмәтенең http://письмом ФНС России от 31.03.2022 № СД-4-3/3868@.хаты белән җиткерелгән.