ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 30 мартта аязучан болытлы һава. Кар, юеш кар явачак. Аерым районнарда кыска вакытлы буран көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-5˚, көндез 0..+3 градус.
Юлларда бозлавык.