Лениногорскида өлкән лейтенант Дамир Исламов белән хушлаштылар

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовны соңгы юлга озаттылар. Украинадагы махсус хәрби операциядә гомере өзелгән яшь офицер белән хушлашу шәһәрнең Мәдәният сараенда узды.

Геройны соңгы юлга озатырга аның туганнары, дуслары килгән иде.

Хушлашу тантанасында Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие вазыйфаларын башкаручы генерал-майор Рөстәм Миңнекәев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин, Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Казан югары танк команда училищесы башлыгы урынбасары Вячеслав Епифанцев катнашты.

Матәм чарасын ачып, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие вазыйфаларын башкаручы генерал-майор Рөстәм Миңнекәев билгеләп үткәнчә, Россия армиясе һәрвакыт батыр сугышчылар белән дан тоткан. "Катлаулы шартларда генераллар, офицерлар һәм солдатлар арасында аерма булмады, - диде ул. - Ватанны саклауда без барыбыз да тигез. Кызганычка каршы, иң яхшылар һәлак була, чөнки алар беркайчан да иптәшләре артына качмыйлар. Өлкән лейтенант Дамир Исламов командалыгындагы танк экипажы атакага ташланган дошман һөҗүмен беренче булып үз өстенә алды һәм, төгәл атып, дүрт танкны юк итте. Экипажның батырлыгы белән дошманның атакасы кире кагылды. Дамир безнең Ватаныбызны яклап һәлак булды. Халык үзенең каһарманнарын онытмас!»

Үзәк хәрби округның кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Белоконь РФ Президентының Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирү турындагы Указын укыды һәм дәүләтнең иң югары бүләген һәлак булучының әнисенә - Саҗидә Вәлиәхмәтовага - тапшырды.

“Без халкыбызның чын улы белән хушлашабыз, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, матәм митингында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика парламенты һәм хөкүмәте исеменнән һәлак булучы гаиләнең кайгысын уртаклашырга килдем. Бүген дистәләгән мең кеше сезнең кайгыны уртаклаша. Бик әзерлекле, тыйнак, игелекле, тәртипле кеше иде ул. Дамир Исламовның батырлыгы дәүләт башлыгы тарафыннан югары бәяләнде - аңа Россия Герое исеме бирелде. Дамирның исеме аны белгән кешеләрнең хәтерендә һәм күңелләрендә мәңге сакланыр".

Һәлак булган геройның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова ил җитәкчелегенә улының батырлыгын бәяләгән өчен рәхмәт белдерде. "Мин һәрвакыт үз улым белән горурландым, - диде ул, - һәм һәрвакыт горурланачакмын. Ул безнең йөрәкләрдә, дуслар һәм иптәшләрнең йөрәкләрендә калачак. Ил авыр вакытта үзенең улларын һәм кызларын югалта. Кемдер илне якларга тиеш".  

Тантанада шулай ук Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Казан югары танк училищесы башлыгы урынбасары Вячеслав Епифанцев һәм Дамир Исламовның сыйныфташы һәм дусты Альмир Ямалиев чыгыш ясадылар.

Өлкән лейтенант Дамир Исламов Лениногорскида туган һәм үскән. Шәһәрнең 6нчы урта мәктәбен тәмамлагач, Казан югары танк училищесына укырга керә. Аны 2018 елда тәмамлый.

Хәрби хезмәтен Ростов өлкәсендә уза.

2022 елның 7 мартында Украинанада махсус хәрби операция уздыру вакытында һәлак була. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен РФ Президенты Указы белән Дамир Исламовка Россия Герое исеме бирелде (үлгәннән соң).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International