Лениногорскилылар өчен һава торышы

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 29 мартта болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем булачак.

Аерым районнарда буран, бозлавык.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10, аязган вакытта -15градус.

Көндез максималь һава температурасы +1..+4˚.

Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил булу ихтималы зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International