Язгы каникуллар алдыннан, 21-27 март көннәрендә, Лениногорскида «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында, «Татнефть» ГАҖ спонсорлык ярдәме белән, 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Лениногорск шәһәре башлыгы кубогына» теннис турниры узды.
Атна дәвамында үз яшь категорияләрендә иң көчлеләр исеме өчен кортларда илебезнең төрле почмакларыннан-Тольятти, Ижевск, Уфа, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, шулай ук Лениногорск шәһәре егет һәм кызлары көч сынашты.
Беренче призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт һәм Лениногорск спортчылары җиңү яулады. Ялгыз һәм парлы разрядларда турнирның абсолют чемпионы исеменә Лениногорск шәһәреннән Праслова Виктория лаек булды.
Егетләр арасында төп турнир:
1 урын-Каратаев Захар, Әлмәт шәһәре
2 урын-Фәрхетдинов Реналь, Әлмәт шәһәре
3 урын-Афзалов Камил, Әлмәт шәһәре
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын-Праслова Виктория, Лениногорск шәһәре
2 урын-Балакирева Алисә, Ижевск шәһәре
3 урын-Таҗетдинова Руслан, Ижау шәһәре
Микст:
1 урын-Праслова Виктория һәм Каратаев Захар, Лениногорск шәһәре, Әлмәт шәһәре
2 урын-Сагдиева Алинә һәм Даутов Роберт, Казан, Әлмәт
3 урын-Балакирева Алисә һәм Фәрхутдинов Реналь, Ижевск шәһәре, Әлмәт шәһәре
Өстәмә турнир:
Кызлар: Гыйльфанова Лиана, Яр Чаллы шәһәре