Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.
«Эшлекле дүшәмбе» нең эше ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең полиция (җәмәгать тәртибен саклау буенча) башлыгы Андрей Иваньчинның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.
Предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, планнар һәм оператив хәл итү өчен булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:
1. Лениногорск районында янгынга каршы хәлне контрольдә тотуны көчәйтергә, янгынга каршы белешмәлекләр таратырга, рейдлар һәм халык белән әңгәмәләр үткәрергә;
2. 1 апрельдә старт алачак экологик икеайлыкка әзерлек;
3. Шулай ук ишегалды территорияләрен җыештыруны, машиналар йөрү өлешен киңәйтүне дәвам итәргә;
4. Беренче чиратта кирәк булган товарлар бәяләрен контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оперштаб эшен дәвам итәргә;
5. Лениногорск районында язгы ташу белән бәйле хәлләрне контрольдә тотарга, халыкка аңлату эшләре алып барырга.