Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазының төзексезлеге

2022 елның 28 марты, дүшәмбе

27 март 2022 елның 09 сәгать 42 минут 66 янгын сүндерү частеның дежур бүлегенә Лениногорск шәһәре Рәхимов урамында  мунча яну турында хәбәр килә.

Янгын нәтиҗәсендә  корылмаларның мансард өлешенә зыян килә. Күрше корылмалар зыян күрми. Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазының төзексезлеге.

Хөрмәтле лениногорскилылар! Электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында янгыннарны булдырмас өчен:

- төзек булмаган электр җиһазларын эксплуатацияләү тыела;

- төзек булмаган кабельләр кулланырга ярамый;

- зарарланган электр әйберләреннән файдаланмагыз;

- электр чыбыкларын һәм кабельләрне бәйләргә һәм борырга ярамый;

- электр челтәренә тоташтырылган җылыту приборларын, электр плитәләрен, телевизорларны һәм башка приборларны, җайланмаларны,  караучысыз калдырмагыз;

- электр яктырткычларны (лампалар) кәгазь, тукыма һәм башка тиз янып китүчән материаллар белән капламагыз;

- радио-һәм телефон чыбыкларын электр челтәре сыйфатында кулланмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International