Лениногорск районында «Ратник-2022» хәрби - патриотик уен узды.
25 март көнне Шөгер урта мәктәбе территориясендә хәрби-патриотик уен «Ратник - 2022»узды.
Катнашучылар төрле каршылыклар аша үттеләр. Уенның барлык этапларын узгач, балалар үзләрен җитез, көчле генә түгел, ә тату, бердәм команда итеп тә күрсәттеләр.
Соңыннан нәтиҗәләр ясалды һәм командаларны бүләкләү булды.