Лениногорск Мәдәният сараенда Нәүрүз бәйрәме узды.
Фойеда милли ризыклар, декоратив-гамәли иҗат, халык эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Милли диаспоралар вәкилләре традицион сыйларын тәкъдим итте. Бәйрәм өстәлләрендә пылау, сумалак, пәхләвә һәм башка тәм-томнар бар иде.
Кунакларны Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул әлеге бәйрәмнең барлык милләт кешеләрен берләштерүен билгеләп үтте. Һәм тамашачыларга сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләде.
Концерт программасы Мәдәният сарае һәм милли диаспоралар үзешчәннәре катнашында оештырылган иде.
Бәйрәмнең махсус кунаклары-Азәрбайҗан җырчысы, Халыкара конкурслар лауреаты Әсиф Алиев, «Карабах» хореография ансамбле һәм көчле булуы белән танылган Әмир иде.