Лениногорскида язгы ярминкә узды

2022 елның 26 марты, шимбә

Бүген Лениногорск шәһәренең үзәк мәйданында беренче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә беренчеләрдән булып Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрдәнов, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова булдылар.

Алар беренче чиратта лениногорскилыларга тәкъдим ителгән ассортимент, шулай ук  бәяләр белән таныштылар.

Сәүдә иртәнге сигездән башланып китте, әмма сатып алучылар ярминкәгә күпкә иртәрәк килгән. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр һәм эшмәкәрләр үз продукциясен тәкъдим итте.

Лениногорскилылар итне-400-420 сум, бәрәңге-30 сум, кыяр-150 сум, ашлык (бодай) - 17-18 сум, шулай ук йомырканы 7,5-8 сумнан сатып ала алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International