Лениногорск халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чара узды

2022 елның 25 марты, җомга

2022 ел-Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елы.

24 март көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина әлеге вакыйганы бәйрәм итү кысаларында чара үткәрде. Аның максаты-катнашучыларны ислам кабул итү тарихы белән таныштыру, аның әһәмиятен күрсәтү, күзаллауларны киңәйтү һәм патриотик хисләр тәрбияләү.

Дәрес катнаш форматта узды: башта катнашучылар Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итү турында мәгълүмат тыңладылар, аннары викторина сорауларына  җавап биреп,  Татарстан һәм туган як тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Дөрес җаваплар татлы призлар белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International