Бүген Лениногорскка эш визиты белән Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин килде.
Алар Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә 2 нче мәктәптә булдылар, анда Айрат Хәйруллин 9-11 сыйныф укучыларына ачык дәрес үткәрде. Чара кыска сессия белән лекция форматында узды. Дәрестә министр Айрат Хәйруллин мәктәп укучыларына ясалма интеллект, it-өлкәдә яңа мөмкинлекләр, шулай ук маркетейслар аша бизнес нигезләре турында сөйләде.
Укучылар министрга үз сорауларын бирделәр, аннары кызыклы лекция өчен рәхмәт белдерделәр.
Аннары Татарстан Республикасы цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе буенча Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә мэриянең утырышлар залында узган киңәшмәдә катнашты.
Лениногорск районында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе буенча Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова чыгыш ясады.
Лениногорск районында 104 хезмәт күрсәтелә: 71е - муниципаль һәм 33е – дәүләт хезмәте. 2022 елның 25 мартына Башкарма комитет тарафыннан күрсәтелә торган социаль әһәмиятле хезмәтләрнең 73 төре электрон рәвешкә күчерелгән, аларның 64е безнең районда күрсәтелә һәм калганнары Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында күрсәтелә.
Муниципаль хакимият органнарында цифрлы трансформация турында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Навчин чыгыш ясады.
2022 елда безнең бурыч-ИТ тармагын популярлаштыру һәм алга этәрү, дип ассызыклады министр. Шулай ук Айрат Хәйруллин 2022 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реинжинирингы узачагын, аларны күрсәтү вакыты кыскарырга тиешлеген билгеләп үтте. Кайбер Ххезмәтлә бер эш көне дәвамында күрсәтелергә тиеш, хезмәтләрнең бер өлеше өч көн дәвамында һәм хезмәт күрсәтүнең иң зур вакыты 14 эш көне дәвамында каралачак.
“Без республиканы ИТ-бизнесны җәлеп итә торган төбәк итәргә телибез”, - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин. Бүген Татарстанның инфраструктур ИТ-проектлары башка регионнарда зур кызыксыну уята. Татарстанга Россиянең башка шәһәрләреннән айтишниклар килә, шулай ук Лениногорск районы да искәрмә булмасын иде, диде ул.