Юбилее белән котладылар!

2022 елның 25 марты, җомга

Бүген безнең шәһәрдә яшәүче тыл хезмәтчәне Лысова Лилия Ивановна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул Әлмәт районының Рус Акташы авылында туган. Зур тату гаиләдә үскән. Башлангыч сыйныф укытучылары курсын тәмамлап, әтисе белән мәктәптә эшли.

Әтисе фронтка киткәч, ул аны мәктәп директоры вазыйфасында алыштыра. Сугыштан соң гына педучилищены тәмамлый, институтка укырга керә.

Алар ире белән бергә Лениногорскига 1953 елда күчеп киләләр. Гомере буе педагог  5 нче мәктәптә эшли, аннары интернат-йортка тәрбияче булып китә, шуннан лаеклы ялга китә. Пенсиягә чыккач, педагогия училищесы тулай торагында эшли. Балалары һәм оныклары Лилия Ивановнаның хәлен белеп торалар, булышалар.

Юбилей көнендә аны котларга шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, шулай ук балалар йорты хезмәткәрләре һәм тәрбиячеләре килгән иде.

Традиция буенча юбилярга район Башлыгы бүләге һәм РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлау хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International