Бүген Лениногорскида ТР Бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе А.И. Демидовка багышлап, район Башлыгы кубогына бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышларда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты.
Кунакларны һәм катнашучыларны район Башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде:
«Бүгенге чара ТР Бадминтон федерациясенең Күзәтчелек Советы Рәисе Алексей Иванович Демидовның 70 яшьлеге уңаеннан үткәрелә. Ул кыска гына вакыт эчендә әлеге спорт төрен өлкәннәр арасында гына түгел, яшь татарстанлылар арасында иң популяр топка чыгара алды. Лениногорскида бу спорт төре уңышлы үсеш ала, балалар да, яшьләр дә, өлкән буын да бадминтон уйный. Бүгенге ярышларда катнашучыларга яхшы уен һәм җиңүләр телим", - диде ул.
Чарада мәртәбәле кунаклар: ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин, ТР Бадминтон федерациясе вице-президенты Павел Фомин һәм Олимпия уеннарында катнашучылар катнашты.
ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда бадминтон актив үсә, спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр саны арта.
Тантаналы өлештән соң спортчыларның күрсәтмә чыгышлары узды. Балалар алар белән аралаштылар һәм фотога төштеләр.
Ярышлар берничә мәйданчыкта барды.
Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.