КЭПны ничек бушлай алырга?

2022 елның 25 марты, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнешенә – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулына күчәргә чакыра. Бүгенге көндә электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк, чөнки хәзер квалификацияле электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.

Электрон имзаның куллану спектры киң. Ул дәүләт хакимияте органнары һәм контрагентлар белән документлар әйләнешен тәэмин итү, салым һәм бухгалтер хисаплылыгын тапшыру өчен кулланыла яки дәүләт хезмәтләре порталында кулланыла ала.

Эшкуарларга һәм оешма җитәкчеләренә электрон култамганың квалификацияле ачкычын алу өчен салым органына паспорт, СНИЛС, USB  һәм идентификацияләү процедурасын узарга кирәк.

КЭПны алу өчен "Шәхси кабинет" аша гариза бирү җайлырак. Инспекциягә  "Салым органына кабул итүгә онлайн язылу» сервисы ярдәмендә килергә мөмкин.

Бер үк вакытта, салым түләүчене идентификацияләү процедурасын уңайлы итү һәм тизләтү өчен, электрон документ әйләнеше операторлары КЭП чыгаруга гариза тутыра һәм аны электрон рәвештә салым органына җибәрә алалар. 

Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте рәсми сайтының nalog.gov.ru «Электрон имза алу тәртибе» промо - битендә урнаштырылган,  шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенә 8-800-222-2222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International