Мэриянең утырышлар залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә 2022 елда санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итү мәсьәләсе буенча район эшмәкәрләре белән очрашу булды.
Киңәшмәдә шулай ук район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Гөлназ Иванова, Лениногорск шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Лилия Шаһиева, банк, хокук саклау органнары, салым хезмәте, Федераль салым хезмәте вәкилләре катнашты.
Киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова чыгыш ясады.
11 мартта Лениногорск районы Башлыгы карары белән районда икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб төзелде, Башкарма комитетның җаваплы затлары тарафыннан куллану бәяләре мониторингы, кирәкле товарлар запасларының җитәрлек булуын бәяләү алып барыла.
20 мартта Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин 30 яшькә кадәрге яшьләрне эшкә алучы компанияләргә субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү турында карарга кул куйды. Субсидия 3 МРТкүләмендә, эшкә урнаштырылган һәр кешегә иминият взнослары суммасы күләмендә биреләчәк.
Ярдәм итүнең барлык чараларын Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтында Кризиска каршы чаралар бүлегендә түбәндәге сылтама буенча ачыкларга мөмкин: https://leninogorsk.tatarstan.ru/rabotodatelyu-3546137.htm .
Эшмәкәрлек җәмәгатьчелегенең федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә кабул ителә торган ярдәм чаралары турында бышанычлы чыганаклардан мәгълүмат алуы мөһим. Шулай ук безгә бизнестан кире элемтә кирәк. Болар барысы да карарларны оператив кабул итүне тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова.