Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 28 мартыннан 1 апреленә кадәр «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе һәм партиянең барлык дәрәҗәдәге депутатлары, Россия Федерациясе сенаторлары, шулай ук профильле ведомстволар вәкилләре катнашында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы үткәрелә.

Лениногорскида гражданнарны Г.М.Рафикова һәм Р.Р. Сытдиков кабул итәчәк.

Г.М. Рафикова - 2022 елның 29 мартында 14.00-17.00 сәгать аралыгында
Р.Р. Сытдиков - 2022 елның 29 мартында 14.00-17.00 сәгать аралыгында кабул итәләр.

Алдан язылу һәм өстәмә мәгълүмат 8(855595)5-16-11 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International