23 март көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Анна Закирова «Сәламәт гаилә серләре» дигән темага чара үткәрде. Аның максаты - яшүсмерләрдә зарарлы гадәтләргә карата тискәре караш һәм сәламәтлекләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар сәламәт яшәү рәвешенә карата үз фикерләрен әйттеләр, «Көн тәртибе» уенында катнаштылар, шулай ук үзләренең зарарлы гадәтләре белән саубуллаштылар, аларны кәгазь битләренә язып, татлы сувенирларга алмаштылар.