15 март көнне «Лениногорск нефть техникумы» базасында «Гамәли геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия»Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды.
Жюри рәисе - «ЛениногорскРемСервис» ҖЧҖ җитештерү системасын үстерү буенча әйдәп баручы инженер Ильин Дмитрий Григорьевич студентларны әзерләүнең югары дәрәҗәдә булуын, чараның сыйфатлы оештырылуын һәм олимпиаданың илнең нефть-газ чыгару тармагының киләчәк белгечләре өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Олимпиаданың дүрт этабында теоретик һәм практик биремнәр бар иде.Эксперт комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча ярыш җиңүчеләре, призерлары һәм номинантлары билгеләнде.