14 мартта Лениногорск муниципаль районы территориясендә "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит! " Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең беренче этабы старт алды.
Акциянең максаты - җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга, шулай ук наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге халыктан наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр тарату белән бәйле барлык билгеле фактлар турында 02, 8(855595)2-72-20 телефоны буенча полиция бүлегенең дежур бүлегенә хәбәр итүне сорый. Шулай ук мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны – (843) 291-20-02 (тәүлек буе) аша да тапшырырга мөмкин.