Надежда Л. - дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләүче күп балалы әни. Һәр зур гаиләдәге кебек үк, чыгымнар да бик күп. Яшь хатынның үз эшен ачу хыялы була.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, Надежда социаль контракт: аны төзү шартлары, кирәкле документлар пакеты, социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында бөтен мәгълүмат ала. Шулай итеп, 2021 елда Л. үзмәшгульлекне оештыруга социаль контракт төзелгән, аның буенча 75000 сум акча бүлеп бирелгән.
Нәтиҗәдә, алынган акчаларга эшчәнлекне тормышка ашыру өчен кирәкле җиһазлар, аерым алганда: фигураны аппарат коррекцияләү өчен массажер, вакуум массажы өчен аппарат, шулай ук эш өчен чыгым материаллары сатып алына.
Бүгенге көндә Надежда үзенең яраткан эше белән актив шөгыльләнә, тормыш дәрәҗәсен күтәрә, клиентлар базасын булдыра һәм күп кенә уңай фикерләр дә бар. Ул билгеләп үткәнчә, социаль контракт аңа гаилә керемен арттырырга гына түгел, ә үз хыялын тормышка ашырырга – үз эшен ачарга да ярдәм иткән.