Лениногорск спортчылары Татарстан Республикасы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

2012 елның 11 мартында Яр Чаллы шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында спорт көрәше (дисциплина: грек-рим көрәше) буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Беренчелектә республиканың 13 шәһәреннән 196 көрәшче катнашты.

Лениногорск шәһәрен 3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте һәм медальләр комплекты оттылар. Минһаҗев Альберт 75 кг. га кадәр авырлык категориясендә җиңүче булды, Ягъфасов Арслан 62 кг. га кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль яулады.

Спортчыларны һәм тренерлары Лущиков Руслан Сергеевичны һәм Майоров Владимир Алексеевичны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

2012 елның 7-13 мартында Оренбург шәһәрендә 3 нче комплекслы спорт мәктәбенең бокс бүлеге тәрбияләнүчесе Кошкин Вадим ТР җыелма командасы составында ир-атлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясады. Вадим пьедесталның 3 нче урынын алды. 

Шулай ук 2012 елның 9-13 мартында Түбән Кама шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Васильев Арсений көмеш призер булды, Геюшов Элтон һәм Нагорнов Владислав үз үлчәү категорияләрендә бронза призерлары булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International