Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы!

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Хәзерге вакытта республиканың муниципаль районнарында Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында "Халык хәтере" интерактив сервисы" Дәүләт мәгълүмат системасында һәм «Хәтер» һәм «Алар җиңү белән кайтты» китапларына кермәгән өстәмә мәгълүматлар эзләү эше алып барыла.

Әгәр сездә Лениногорск районында туып-үскән, Яңа Писмән һәм Шөгер военкоматлары тарафыннан чакырылган кешеләр турында өстәмә мәгълүмат булса,  Лениногорск Мәдәният идарәсенә 5-10-39 телефоны аша яисә электрон почта адресы буенча KUL_Len@mail.ru хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International