Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге язгы ташу вакытында куркынычсызлык чаралары һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә:
су басу куркынычы булганда:
тынычлык саклагыз, күршеләрегезне кисәтегез, инвалидларга, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итегез;
документлар, кием-салым, иң кирәкле әйберләр, азык-төлек запасын медикаментларны берничә көнгә җитәрлек әзерләрләгез. Документларны су үткәрми торган пакетта саклагыз;
барлык электр приборларын токтан алыгыз;
йорттагы кыйммәтле әйберләр, җиһазларны өскә күтәрегез;
хуҗалыгыгыздагы малларны калкулыкка куыгыз;
мөмкинлек булса, ташу вакытында туганнар, дуслар, танышларга күченеп торырга кирәк.
Теләсә нинди хәлдә дә тынычлыкны саклагыз!
Барлык хәлләр турында 01, 112, 2-75-77 телефоннары аша хәбәр итегез.