Лениногорскида бер пенсионер алдарлар тозагына эләгә язган

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

"Сезнең туганыгыз бәлагә юлыкты " - мошенниклар куллана торган схемаларның берсе.

Лениногорск шәһәрендә яшәүче 87 яшьлек пенсионерның стационар телефонына шалтырату була. Янәсе, оныгы полиция бүлегендә һәм аңа  акчалата ярдәм кирәк.

Оныгын коткаруның бәясе - 400 мең сум, тик пенсионер ханым андый акча юк, дип җавап бирә. Билгесез кеше 100 мең сумга риза була, шунан соң  ханым банкка юнәлә. Тик баштан кызына шалтыратып, хәлен белешергә була.  Аларның   барысы да тәртиптә булуы ачыклана. шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта полицейскийлар җинаятьчеләрнең шәхесләрен билгеләүгә юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны уяу булырга, алдарлар тозагына эләгүдән сакланырга чакыра. 

Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International